Кайбыч муниципаль районының "Ак җилкән" халык театры Казан сәхнәсендә чыгыш ясады

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак җилкән” үзешчән театр коллективы 1994 елда оеша. 2016 елда Халык театры исемен ала. Бүгенге көндә аны район мәдәният бүлеге мөдире Рәмилә Әбләзова җитәкли.

20 ноябрь көнне “Ак җилкән” халык театры Казан шәһәрендә узган “Идел – йорт” XVII региноара конкурс – фестивалендә катнашты. Әлеге фестивальдә артистларыбыз Ләбиб Леронның “Күк күгәрчен күкләрдә” пьесасын сәхнәләштерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International