Мәлки авылының балалар бакчасында “Юлларда сак булу сорала” исеме астында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган күңелле һәм тәрбияви чара узды. Бирегә Кайбыч муниципаль районы ЮХИДИ хезмәткәрләре Фирдүс Тимуршин һәм Илфат Әхмәтов та чакырылган иде. Чараның максаты – балаларга юлларда үз-үзеңне тоту һәм юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен аңлату. Очрашу ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга истәлекле бүләк тапшырды.