Ульянково авылының “Кояшкай” балалар бакчасында “Яшелчәләр” темасына багышланган татар теле дәресе узды. Әлеге дәресләр барышында нәниләр татар телендә исем, сыйфат кебек төшенчәләрне, предметның төсен, зурлыгын, санын әйтергә өйрәнде. “Тәрбияче Рания Гыймранова дәресләрне уен рәвешендә уздыра. Балалар һәм тәрбияче арасында аралашу да җанлы төстә үтә. Дәресләр балаларга бик ошый”, дип язалар безгә бакчадан.