Кайбыч муниципаль районы укучылары туган якны өйрәнүгә багышланган фәнни - гамәли конференциядә катнашты

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

В. Г. Тимирясов исемендәге инновацион технологияләр Институтында укучылар өчен “Тарихи, мәдәни, табигый мирас: сакларга, яңартырга – зыян салмаска” исеме астында туган якны өйрәнүгә багышланган фәнни – гамәли конференция узды.

Конференциядә Кайбыч муниципаль районының “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр Үзәгеннең туристлык һәм туган якны өйрәнү буенча берләшмәсе әгъзалары – Федоровское урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Анна Клишева (җитәкчесе – Т. Клишева), Олы Кайбыч урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Сардур Зигрин (җитәкчесе – Р. Насыйбуллина) һәм Олы Подберезье урта мәктәбенең 10 сыйныфында белем алучы Анна Каретина (җитәкчесе – Е. Елисеева) катнаштылар. Анна Каретина үзенең “Олы Подберезье авылы тарихы. Тарихи һәм архитектура һәйкәлләре” эше белән уңышлы чыгыш ясап, II дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International