Кама Тамагы районының Затон урта мәктәбе базасында “Түбә ябу эше” компетенциясе буенча JuniorSkills стандартларына нигезләнгән сайлап алу ярышлары узды. Әлеге ярышларда Кайбыч муниципаль районының “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр Үзәгенең "Яшь балта остасы" түгәрәгендә шөгыльләнүче Ярослав Романов һәм Данил Романов (җитәкчеләре – Николай Волков) катнашып, II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Егетләр икесе дә Федоровское урта мәктәбендә белем ала. Призерлар Татарстан күләмендә узачак JuniorSkills стандартлары буенча “Яшь профессионаллар” региональ чемпионатында үз көчләрен сынаячак.