Кайбыч районы Олы Подберезье авылында гомер кичерүче Анна Чинкова 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Әлеге уңайдан Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Котлау хатларын һәм истәлекле бүләк тапшырды, изге, җылы теләкләрен юллады.