Бүген Олы Подберезье авылының “Каенкай” балалар бакчасында мәктәпкәчә әзерлек төркеме нәниләре өчен “Кояш елмаюы” дип исемләнгән күңелле чара узды.
Әлеге чараның максаты һәм бурычы – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Бөтендөнья балалар көне” Халыкара бәйрәм, ял һәм белем алу хокуклары турында аңлату, балаларда иҗади инициатива күрсәтүгә омтылыш тәрбияләү.