Колаңгы авылы җирлегендә "Без наркотикларсыз тормыш сайлыйбыз!" акциясе узды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Колаңгы авылы мәдәният йорты һәм китапханә методистлары барлык китап укучылар өчен наркоманиягә каршы профилактика юнәлешендә  “Без наркотикларсыз тормыш сайлыйбыз!” исеме астында мәгълумати акция уздырды.
Әлеге акция кысаларында эчүчелек, наркомания, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрне булдырмау, кисәтүгә багышлынган сөйләшүләр узды, китап, шулай ук рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

Чыгышлардан соң “Яшәүгә хокук” дип аталган видеофильм күрсәтелде һәм акциядә катнашучылар белән берлектә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча “Без сәламәтлек сайлыйбыз!” дип аталган флеш-моб уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International