17 ноябрь көнне бизнес-планнарны бәяләү буенча Кайбыч муниципаль районы эксперт Советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез сыйфатында исәптә торучы Константин Сидоров йорт һәм бакча коралларын төзәтү буенча үзенең бизнес-планын тәкъдим итте. Әлеге хезмәт күрсәтү перспективалылардан санала, чөнки аңа сорау зур.
Эксперт советы Әгъзалары бердәм рәвештә әлеге бизнес-планны хуплады һәм дәүләт ярдәме күрсәтү өчен килешү төзергә дигән карар чыгарды.
Агымдагы елда мондый программа нигезендә районда ике гражданга дәүләт тарафыннан финанс ярдәме күрсәтелде һәм алар сату белән бәйле үз эшләрен башлап җибәрде.