Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Дамир хәзрәт белән очрашты

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары районыбыз имам-хатибы Дамир хәзрәт Гыйниятуллин белән очрашты. Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан уздырылган әлеге очрашу вакытында Дамир хәзрәт: “Анаңны аркаңа кочып Мәккәгә алып барсаң да, учыңда тәбә куырсаң да, аның алдында булган бурычыңны үтәп җиткерә алмассың”, дип күп кенә хәдисләр мисалында ана белән бала арасындагы үзара бәйләнешне, әниләргә һәрвакыт бары тик кадер-хөрмәт күрсәтелергә тиешлеген аңлатты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International