16 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең “Алнас” ААҖ территориясендә урнашкан “Татарстан киләчәге” колледжы базасында “Яшь профессионаллар” Республика чемпионатының сайлап алу ярышлары узды. Ярышлар ике яшь категориясендә (10+ һәм 14+) үткәрелде һәм аларда Татарстанның төрле районнарыннан 12 команда үз көчләрен сынады.
Укучылар JuniorSkills стандартлары нигезендә биремнәр үтәде.
Ярышлар нәтиҗәләренә килгәндә, Кайбыч муниципаль районының “ЭКО” дәрестән тыш эшләр Үзәге командасы егетләре Илфат Баһавиев һәм Баязит Хәсәнов (җитәкчеләре – Агния Шоркина) 2 урынны яуладылар һәм II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнеп, JuniorSkills стандартлары буенче узачак “Яшь профессионаллар” региональ чемпионатында катнашу хокукы алдылар.