Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы хезмәткәрләре районыбызда уздырылучы мәдәни чараларда бик теләп катнаша. Бу юлы алар Бәрлебаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаган башкала артистлары концертын тамаша кылды. “Мондый чаралар төрле кызыклы кешеләр белән очрашып, аралашырга, күп файдалы тәэсирләр алырга ярдәм итә”, - диләр алар.