19 ноябрь көнне Ульянково авылында яшәүче Александра Лисина 80 яшьлек юбилеен каршылады.
Әлеге гомер бәйрәме белән юбилярны Кайбыч муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Рәмилә Айзатуллова тәбрикләде һәм район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәтхатын тапшырды, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин көннәр теләде.
Александар Лисинаны шулай ук авыл җирлеге Башлыгы һәм район ветераннар Советы рәисе дә котладылар, истәлекле бүләк тапшырып, җылы теләкләрен юлладылар.