“Аленушка” балалар бакчасында нәниләр “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерде

2017 елның 17 ноябре, җомга

Хуҗа Хәсән авылының “Аленушка” балалар бакчасындагы “Бизәк почмагы” кече төркем балаларында аеруча зур кызыксыну уята. Биредә алар бакча өчен махсус тегелгән киемнәрне киеп карыйлар, бер-берсен төймә, тасамалар белән бизиләр.

Шуңа күрә дә бакча тәрбиячеләре нәниләргә таныш “Шалкан” әкияте буенча театральләштергән тамаша оештырырга дигән фикергә килә. Тамаша вакытында балалар бик теләп әкият геройларына әверелә һәм рольләрне зур осталык белән башкара.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International