Колангы мәктәбендә Халыкара толерантлык көне узды

2017 елның 17 ноябре, җомга

16 ноябрь көнне Кайбыч муниципаль районының Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара толерантлык көненә багышланган класс сәгатьләре узды. 5-9 сыйныфлар җитәкчеләре “Елмаю көче”, “толерантлык – ул...” кебек темаларга укучылар белән сөйләшү үткәрде, уен күнекмәләре оештырды.

Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “Син һәм мин, без синең белән” исеме астында класс сәгатьләре үтте. Әлеге чараларның барысы да күңелле презентацияләр белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International