Ведомствоара социаль - реабилитация консилиумының чираттагы күчмә утырышы узды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

14 ноябрь көнне Федоровское авыл җирлеге базасында Кайбыч муниципаль районының ведомствоара социаль - реабилитация консилиумының чираттагы күчмә утырышы узды.

Утырышны районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева алып барды.

Биредә балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче, бүгенге көндә профилактик исәптә торучы 4 гаилә каралды. Шәхси сораулар, бала белән ата-ана арасында барлыкка килгән проблемалар турында аңлату эшләре үткәрелде. 

Шулай ук әлеге утырыш барышында төрле категория гаиләләргә тиешле социаль ярдәм чараларын оештыру, “Социаль контракт” нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү, гражданнарны эш белән тәэмин итү, балаларның сәламәтлеген саклау буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International