Николай Семенович һәм Зиновия Дмитриевна кулга-кул тотынышып инде ярты гасыр гомер узганнар. Әлеге еллар дәвамында авырлыкларны да, төрле проблемаларны шактый кичерә алар. Әмма иң мөһиме – бере-беренә карата мәхәббәт, хөрмәт һәм ышанычны саклап кала беләләр.
Николай Семенович – алтын куллы кеше. Киез итек басу остасы ул. Ә Зиновия Дмитриевна - аш-суга оста уңган хуҗабикә, йортың нуры, бизәге. Аның әле тагын бер шөгыле бар – бик матур итеп челтәр бәйли һәм чигә ул.
Әлеге бәхете парны чын күңелебездән зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбыз һәм күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!