Синоптиклар 14 ноябрьдә Татарстанда һәм Казанда көньяк-көнчыгыштан 15-17 м/с тизлек белән исүче көчле җил фаразлый. Төнлә һәм көндез яңгыр һәм юеш кар көтелә.
15 ноябрьгә каршы төндә Казанда һава температурасы +0-2 градус тәшкил итәчәк. Республика буенча термометр күрсәткечләре 1 градус салкыннан 3 градус җылыга кадәр үзгәреп торачак. Юлларның аерым өлешләрендә бозлавык булачак.