Район Советы утырышында

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы депутатларының XVII  чакырылыш сессиясе узды.

Сессиядә Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасарлары, шулай ук район прокуроры, РФ Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.

Депутатлар утырышында Кайбыч муниципаль районының 2017 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары, район бюджетының 9 айлык үтәлеше, район Советының “Кайбыч муниципаль районының 2018 елга һәм 2019-2020 еллар бюджеты турында”гы карары проекты турында һәм башка мәсьәләләр каралды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Кайбыч муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Заһидуллина, район финанс-бюджет Палатасы рәисе Ландыш Михайлова, район Башкарма комитетының хокукый оештыру бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Зумруд Магомедова, район Советы аппарат җитәкчесе Рәмилә Айзатуллова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге Илшат Габидуллин чыгыш ясады.

Сессияне Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды, шулай ук ул үз чыгышында һәр тармакта төгәл бурычлар билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International