Иске Чәчкаб мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрь көнне Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы узды.

Җыелышта Кайбыч муниципаль районының психологик һәм педагогик ярдәм  курсәтү оешмасы психологы Елена Скворцова катнашты. Ул ата-аналар алдында "Укучыларга төрле мониторинглар үткәрү" дигән темага чыгыш ясады.  Җыелыш  "Гаиләдә балаларга милли тәрбия бирү" дигән темага багышланды һәм тәҗрибә уртаклашу формасында үтте.

3 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре бик эчтәлекле һәм мәгънәле чыгыш ясады, үз гаиләләрендә балаларга милли тәрбия бирүдә куллана торган тәрбияви алымнары белән уртаклашты.

Әлеге чыгышның дәвамы буларак, 3 нче сыйныф укучысының әнисе Эльмира Сафина әти-әниләргә татар калфагы ясау буенча мастер класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International