“Сандугач” балалар бакчасында Яхшылык көненә багышланган чара узды

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Бүген Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасында Бөтендөнья Яхшылык көненә багышланган чара узды.

Әлеге күңелле чарада балалар яхшылык турында шигырьләр сөйләде, тәрбиячеләр аларга һәрвакыт бары игелекле гамәлләр кыларга кирәклеге хакында аңлатты.

Соңыннан барысы бергәләп “Безнең игелекле эшләребез” дип аталган агач ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International