Синоптиклар 14 ноябрьдә Татарстанда һәм Казанда көчле җил вәгъдә итә

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 14 ноябрьдә төнлә һәм көндез республикада урыны белән, шулай ук Казанда томан хасил булачак.

Моннан тыш, Татарстанда, шулай ук Казанда көчле көньяк-көнчыгыш җиле көтелә, ул секундына 15 – 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

14 ноябрьгә каршы төндә Казанда 0 +2 градус җылы булачак. Тулаем алганда, республика буенча термометр баганасы -1 градустан +3 градуска кадәр тибрәләчәк. Юлларда бозлавык булу ихтимал.

Көндез Татарстан башкаласында һава +2 һәм +4 градуска кадәр җылыначак. Республикада 0 градустан +5 градуска кадәр җылылык көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International