“Мәдәни көз” проекты кысаларында 7-9 ноябрь көннәрендә Олы Кайбыч урта мәктәбенең бер төркем укучылары директор урынбасары Гөлинә Габдрахманова җитәкчелегендә Россия башкаласы Мәскәү шәһәрендә сәяхәт кылды.
Әлеге сәяхәт дәвамында алар шәһәрнең бик күп данлыклы, истәлекле урыннарында булды, шактый файдалы мәгълуматлар туплады, тарихи фактлар белән танышты.