Кайбыч муниципаль районы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Совет Милициясе оешуның 100 еллыгына багышлап, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Кубогына волейбол буенча ярышлар узды.
Әлеге бәйгедә мактаулы 1 урынга районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы лаек булды. 2 - 3 урыннарны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе һәм район электр челтәре командалары яулады.