21 ноябрьдә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ачык ишекләр көне үткәрә. Ведомство белгечләре република территориясендә әйләнә-тирәне саклау һәм экологик иминлек буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.
Ачык ишекләр көне министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә үтәчәк. Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә мөрәҗәгать итә алалар (Казан, Павлюхин ур., 75), белешмәләр өчен телефон: (843) 267-68-87. Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарында яшүчеләр өчен адресларны һәм телефон номерларын ведомство сайтында белергә мөмкин, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.