Иртәгә Татарстанда томан көтелә

2017 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары бозылуы турында кисәтә.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразынча, 11 ноябрьдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда да, төнлә һәм көндез урыны белән томан төшәчәк.

Моннан тыш, көндез һәм кич кар, юеш кар яварга, кайбер районнарда юлларда бозлавык урнашырга мөмкин. Җил: көньяктан, талгын. Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, көндез -3..+2 градус көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International