Олы Кайбыч мәдәният йортында авыл яшьләре арасында шаяннар һәм тапкырлар клубының финал уеннары узды.
Сәхнәдә чыгыш ясаган авыллар җирлекләре командалары арасында 1 урынны Борындык яшьләре яулады. Кошман һәм Ябалак авыллары җирлекләрен берләштергән команда 2 урынга лаек булды. 3 урын исә Олы Кайбыч яшьләренә бирелде.
Борындык авылы җирлеге командасы тиздән Буа шәһәрендә узачак Идел аръягы районнарының шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесе зона этабында катнашачак.