Бүген - полиция хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлекчәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2017 елның 10 ноябре, җомга

“Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары ветераннары!

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү  зур җаваплылык һәм куелган максатларга тугрылык, тел тидермәслек әйбәт сыйфатларга  һәм һөнәри белемгә ия булуны таләп итә. Сезнең алга Ватанга һәм  канунга  хезмәт итү бурычы куелган, кешеләр,  тормышта килеп туган иң кыен хәлләрдә   гаделлек эзләп, нәкъ менә  сезгә мөрәҗәгать итәләр.

Бу көнне без  гади хезмәткәрләргә һәм офицерларга – җинаятьләрне ачу һәм булдырмау эшләре белән шөгыльләнүчеләргә һәм юл инспекторларына, участок вәкилләренә һәм патрульлек хезмәтендәгеләргә, тикшерүчеләргә һәм шушы тармакта эшләүче башка бик күпләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез.

Һәммәгезгә дә имин тормыш, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм аңлавын тоеп яшәвегезне, сәламәтлек, игелекле максатларыгызны тормышка ашыруда уңышлар һәм һөнәри биеклекләрне яулавыгызны телим!

Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International