Кайбыч районы гражданы эчкән хәлдә автомобиль белән идарә иткәне өчен хөкем ителде

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы 56 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Әлеге граждан РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсенең 1 кисәгендә каралган (административ җәзага тартылган зат тарафыннан кабат юл йөрү кагыйдәләрен бозу ) җинаять кылуда гаепләнә.

Суд ачыклаганча, әлеге хөкем ителүче 2015 елның 13 ноябрендә эчкән хәлдә автомобиль белән идарә иткәне өчен административ җаваплылыкка тартыла һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, шулай ук штраф җәзасы билгеләнә.

Әмма хөкем ителүче әлеге гамәлләренә тиешле нәтиҗә ясамый һәм 2017 елның 27 сентябрендә кабат эчкән хәлдә автомобиль руле артына утыра. Шул халәттә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа карата 150 сәгать мәҗбүри эш һәм бер елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү карары чыгарды.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән, дип хәбәр итте Кайбыч районы прокуратурасы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International