Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен көзге каникуллар сизелмичә дә узды.
Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында 2018 елда булачак дәүләт йомгаклау аттестациясенә хәзерлек кысаларында профильле лагерь эшләде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары шулай ук район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган һөнәри юнәлешг бирүче очрашуларда, семинарларда катнашты.
Рус теле һәм математика фәннәре буенча уку-тренировка җыеннары да үткәрелде.
Шулай ук район ярышларында 1 урын яулаган мәктәп укучылары Мамадыш шәһәрендә узган шашка буенча бәйгедә катнашты. Әлеге бәйгедә 36 команда арасында Олы Кайбыч урта мәктәбе 7 урын яулады, ә 2003-2004 елгы укучылар арасында 8 сыйныф укучысы Ләйсәнә Гарапова 3 урынга лаек булды.
Өлкән сыйныфлар укучылары данлыклы Санкт-Петербург шәһәрендә булып кайтты.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен район эчендә экскурсияләр оештырылды.
Ә иң актив укучылар өчен каникуллар әле дәвам итә, алар бу көннәрдә “Мәдәни көз” акциясе нигезендә Мәскәү шәһәренә китте, дип хәбәр итте безгә Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры Алия Биккулова.