Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары өчен көзге каникуллар мавыктыргыч та, файдалы да узды.
Әлеге вакыт эчендә алар имтиханнарга да әзерләнде, спорт түгәрәкләрендә дә көчләрен ныгытты. Каникул дәвамында мәктәп яны лагеры да балаларны үзенә җыйнады. “Хуҗабикә” түгәрәгендә кызлар кәгазьдән кием, баш киеме үрергә өйрәнде.