Мөрәле мәктәбе укучылары тимераякта шуу буенча уку-тренировка җыеннарында катнашты

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

26 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә тимераякта шуу буенча уку-тренировка җыеннары узды.

Әлеге җыенда Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең Асия Мадаминова, Айнур Билалиев, Айназ Билалиев һәм Карина Җиһаншиналар составындагы команда (җитәкчесе – Фрат Җиһаншин) да катнашты.

Алар шулай ук Мәскәү өлкәсендә узган тимераякта шуу спорты буенча ачык беренчелектә дә үз көчләрен сынады һәм яхшы күрсәткечләргә иреште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International