16 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Казанда “Халыклар дуслыгы – Татарстанның байлыгы” яшьләр форумы үтәчәк

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

16 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Казанда “Халыклар дуслыгы – Татарстанның байлыгы” V Республика милләтара яшьләр форумы үтәчәк. Чарада 160-тан артык республиканың муниципаль районнары яшьләре, Татарстан халыклар Ассамблеясына керә торган милли мәдәни автономияләрнең яшьләр үзәкләре вәкилләре, чит-ил студентлары катнашачак.

Чарада катнашу өчен гаризалар 10 ноябрьгә кадәр ais.fadm.gov.ru адресы буенча “Россия яшьләре” (“Молодежь России”) автоматлаштырылган мәгълүмат ситемасында теркәлә. Форум Татарстанның муниципаль районнары яшьләрен милләтара бердәмлекне ныгыту эшләрендә актив катнашуга, яшьләр мохитендә национализмны кисәтүгә багышлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International