Кайбыч муниципаль районында мөгезле эре терлек асраучы һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның кече ветеринар белгечләренең квалификацияләрен арттыру буенча укытулар башланды.
Укытуның теоретик өлешен Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары уздыра.
Ике атна дәвам итәчәк әлеге укуларда районнан 16 белгеч белемнәрен арттырачак.