Багай авылы мәдәният йортында зурларны да, яшьләрне дә берләштергән “Көзге бал” бәйрәме узды.
Мәдәният йорты фойесында көзге темага багышланган рәсемнәр, шулай ук “Көзге яшелчәләр парады” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Бәйрәмдә катнашучылар бәйрәм рухы тудыручы, күтәренке кәеф бүләк итүче төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашты.