Федоровское урта мәктәбендә җылы очрашу узды

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Федоровское урта мәктәбендә Кайбыч муниципаль районының “Гаилә кыйммәтләрен үстерүгә ярдәм итү үзәге” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надежда Ермолаева белән очрашу узды.

Күптән түгел әлеге оешма күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле булган балалар арасында рәсем, кул эшләре бәйгесе үткәргән иде. Үзәк җитәкчесе Надежда Ермолаева әлеге конкурста катнашып, “Гаилә альбомы” номинациясендә 1 урын яулаган Турнаевлар гаиләсенә һәм “Безнең тату гаилә” номинациясендә 2 урынга лаек булган Абросимовлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International