Иске Тәрбит авылының күпфункцияле үзәгендә “Көзге бал” бәйрәме уздырылды. Әлеге чара һәр ел саен саен оештырылып килә. Быел да бик кызыклы сценарий буенча чыгыш ясады бәйрәмдә катнашучылар. Иҗади биремнәр үтәделәр. Бәйрәм сизелмичә дә узып китте һәм үзе турында бары уңай, сөенечле фикерләр генә калдырды.