Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

2017 елның 15 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Район Советы, Башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Хезмәтегез җаваплы һәм кешеләргә кирәкле, сезнең тормышыгыз — өзлексез хәрәкәт, без барыбыз да транспорт һәм юл белән даими бәйләнгән. Бүген юл тармагы алдында төзелешнең сыйфатын яхшырту, юлларны яңа технологияләр һәм югары сыйфатлы материаллар файдаланып саклау һәм төзекләндерү буенча яңа бурычлар тора. Транспорт йөртүчеләрнең, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы һәм кәефләре күп вакыт юл хезмәткәрләре эшенә бәйле. Һөнәрилек, җаваплылык һәм хезмәткә омтылыш киләчәктә дә сезнең эшегездә уңышларга китерер, дип ышанам.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, районыбызның үсешендә һәм чәчәк атуында бик кирәкле эшчәнлегегездә яңадан яңа уңышлар телим!

Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International