Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Ульянково авылында ятим калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә төзелгән йорт ачкычын хуҗаларына тапшырды.
Район Башлыгы йортның төзелеш сыйфатын югары бәяләде һәм әлеге яшь гаиләгә бәхет, йортка бәракәт теләде.