Бүген Олы Кайбыч урта мәктәәбендә 1нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.
Әлеге чарада ата-аналар бик актив катнашты, зур кызыксыну белән балаларының дәрес вакытында үз-үзләрен тотышлары, укытучы соравына ничек җавап бирүләрен күзәтте, эш дәфтәрләре белән танышты. Балалар да әти-әниләре алдында бик теләп үз белемнәрен күрсәтте.
Дәресләрдән соң ата-аналар өчен балаларның мәктәп тормышына яраклашуы темасы буенча сөйләшү уздырылды. Алар алдында мәктәп директоры Алия Биккулова, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Нурия Сафина һәм сыйныф җитәкчеләре чыгыш ясады.