Федоровское һәм Хуҗа Хәсән мәктәпләренең тарих укытучылары ТР Дәүләт Советында узган "Ачык ишекләр көне"ндә катнашты

2017 елның 13 октябре, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе - 2017"не оештыру һәм үткәрүдә катнашучы педагоглар өчен "Ачык ишекләр көне" уздырылды. Әлеге чарада республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашты.

Чара "Парламент дәресе" проекты кысаларында үткәрелде. Быел әлеге дәресләр 23-28 октябрьдә  республиканың барлык мәктәпләрендә узачак. "Парламент дәресе - 2017"нең темасы - "Татарстан Республикасы Конституциясе: 25 еллык тарих».

Искәртеп узабыз: Татарстанда парламент дәресләре Дәүләт Советы башлангычы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Белем бирүне үстерү институты катнашында, 2009 елдан башлап, ел саен үткәрелә. Алар укучыларда сәяси-хокукый культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруга булыша.

Ачык ишекләр көне кысаларында педагоглар республика парламентының эшчәнлеге белән танышты, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.

Әлеге очрашуда Кайбыч районының Федоровское һәм Хуҗа Хәсән урта мәктәпләренең тарих укытучылары Рамил Гарафиев һәм Азат Разаков та катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International