Буыннар очрашуы

2017 елның 13 октябре, җомга

Бүген Олы Кайбыч урта мәктәбендә озак еллар әлеге белем йортында хезмәт куйган, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган өлкәннәр чәй табыны артына җыелды. Алар хөрмәтенә педагоглар һәм укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты күрсәтелде, ихлас теләкләр, котлау сүзләре яңгырады. Очрашу ахырында кунакларның барысы да баянга кушылып үзләренең яшьлек җырларын башкарды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International