Кайбыч районы Ульянково авылының Яшел урамында суүткәргеч реконструкцияләнде. Моның өчен барлыгы 120 мең сум күләмендә үзара салым акчасы тотылды.
Әлеге яңа суүткәргеч суның сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Реконструкция эшләре шәхси эшмәкәр Фәрит Зиннуров җитәкчелегендә башкарылды.