Өлкәннәр декадасы уңаеннан район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәрне котлады. Шулай ук аларга күчтәнәч каплары, клублар һәм китапханәләр хезмәткәрләре тарафыннан ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр.