Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең күчмә утырышы узды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Олы Подберезье авылында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы күчмэ утырышы үтте.

Комиссия утырышында балаларын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән әти-әниләргә карата административ хокук бозулар буенча эшләр каралды.

Закон нигезендә төнге вакытта балигъ булмаган балалар зурлардан башка урамда йөри алмый. 1 сентябрьдән 31 майга кадәр вакытта төнге вакыт булып кичке 22 сәгатьтән иртәнге 6 кадәр вакыт аралыгы исәпләнелә.

Материалларны караганнан соң, ваемсыз әти-әниләр штраф хәм кисәтү җәзасына тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International