Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сайран һәм Үрмәкәй авылларындагы малда тилчә, ягъни ящур авыруы булуы ачыкланды. Хәзер анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, химик дизинфекция эшләре бара. Район чиген узучы машиналарны да махсус сыекча белән эшкәртәләр. Вирус тагын да ныграк таралмасын өчен, Үрмәкәй, Өрмөхәмәтов һәм Кандра авылларындагы барлык хайван да юк ителәчәк. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 928 мал, шул исәптән 486 мөгезле эре терлек яндырылачак. Авыру йоктырган сыерлар, сарыклар һәм кәҗәләрнең сарайларын да яндырачаклар. Мал хуҗаларыуна акчалата компенсация түләнәчәге белдерелде.
Төгәл нәтиҗәләр билгеле булмаса да, белгечләр, тилчәнең «О» төрдәгесе булырга мөмкин, дип фаразлый. Әлеге авыру республикада соңгы тапкыр 1977 елда теркәлгән булган. Чирне фермерларның берсе алып кергән дип уйлыйлар. Вирусның республикага Урта Азиядән мөгезле вак терлек белән керүе ихтимал.
Татарстанда хәл контрольдә тотыла
Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда әлегә тилчәдән шикләнгән, куркыныч янаган районнар юк. Шулай да ныклы саклык чаралары күрелә. Башкортстан белән Татарстан чикләрендә 11 контроль-үткәрү посты оештырылды, кайбер авылларда көтү чыгару туктатылды.
Бу төбәктән ит, сөт ризыклары алмаска киңәш ителә. Кизү Туймазыдагы иң зур авылларның берсе Кандрада да булырга мөмкин диелә. Башкортстанның ветеринария идарәсендә авыру таралуны туктату турында ашыгыч киңәшмәләр уздырыла. Тилчә белән күбрәк мөгезле эре терлек авырый, әмма аның кешегә дә йогуы ихтимал. Башкортстанда тилчә авыруы соңгы тапкыр 1977 елда теркәлгән булган.
Тилчә нәрсә ул?
Ул – пар тояклы малларда очрый тоган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.
Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый. Ә малдан хуҗасына тиз күчә. Зарарлану малны караганда, тиресен эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Хәтта мал йонындагы тузан кисәкчәләрендә дә вирус бар. Шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры – 1-7, сирәк очракта 21 тәүлеккә кадәр сузыла.
Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
-зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә;
-мал абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга;
-терлек фермаларына сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимы булдырырга;
-хуҗалыкларны ябык типка күчерергә, маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга, эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә;
-ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска;
-яңа сатып алынган малны ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә;
-малны чалыр алдыннан мал табибына күрсәтергә, итне ветеринария белгеченә анализга бирергә;
-тикшерү вакытында тилчә авыруы табылса яки шик туса, мал хуҗасы һәм мал табибы бу хакта дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә бурычлы.
-авыру яки шикле малларның урынын күчерергә;
-малларны чалуны туктатырга;
-хуҗалыкка мал азыгы, башка йөкләр кертүне тыярга.
Кеше тилчәдән шәхси гигиена кагыйдәләре һәм санитар-ветеринария чаралары күреп саклана ала. Савылган сөтне пастеризацияләргә һәм кайнатырга, эшкәртелгән сөт өстеннән май язарга кирәк. Шулай ук авыру мал янына махсус киемнән керергә, аны даими йогышсызландырырга онытмагыз.
Әгәр хайваннарды тилчә авыруы билгеләре сизелсә, шик туса, кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә яки ТР Министрлар кабинетының ветеринария идарәсенә шалтырату тиеш. Телефон: (843) 221-77-47.