"АкБарс - Мед" иминиятләштерү компаниясе хәбәр итә

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

“АкБарс – Мед” иминиятләштерү компаниясе хәбәр иткәнчә, бушлай медицина ярдәме алу өчен 2011 елның 1 маена кадәр алынган мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисларын яңа төр электрон яки кәгазь полиска алыштыру таләп ителә.

Моның өчен түбәндәге документлар кирәк:

-14 яшьтән кечкенә балаларга – туу турындагы таныклык, СНИЛС һәм әтисе яки әнисенең паспорты;

-14-18 яшьтәге балаларга – паспорт, СНИЛС һәм әтисе яки әнисенең паспорты;

-зурларга – паспорт һәм СНИЛС.

“АкБарс – Мед” полисларын алу Олы Кайбыч авылындагы “Рәйхан” кафесының 2нче катында урнашкан офисына килүегез сорала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International