Кайбыч районы Ульянково авылында гомер кичерүче Зинаида Ветлугина 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Әлеге уңайдан район Советы аппарат җитәкчесе Рамилә Айзатуллова юбилярга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык теләп, Россия Федерациясе Президенты В. Путин һәм Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләк тапшырды, изге, җылы теләкләрен юллады.