Олы Кайбыч авылы мәчетендә  имамнар җыелышы үтте

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүген Олы Кайбыч мәчетендә район Советы Рәисе урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл имамнары, Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең Хаҗ бүлегеннән Айдар һәм Илдус хәзрәтләр катнашында җыелыш булды.

Киңәшмә Айдар хәзрәтнең Коръән сурәләре укуы белән башланды. Ул шулай ук Хаҗ кылу, аның өчен кирәкле документлар туплау, торак, туклану мәсьәләләрен хәл итү турында чыгыш ясады.

Рәмис Хәялиев мәчетләрнең җир участокларын рәсмиләштерү мәсьәләсенә тукталды.

Җыелыш барышында районның имам - мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International