Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлык буенча Советның VIнчы киңәйтелгән утырышында катнашты. Әлеге Совет эшмәкәрләрнең хакимият органнары белән аралашуда барлыкка килгән системалы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә.
Шулай ук Советта республикадагы эшкуарлык климатын яхшырту буенча тәкьдимнәр дэ кабул ителә.